Яшел Үзән районында мәгърифәтчелек каһарманы Каюм Насыйридан тыш та милли тарихыбызны өйрәнгән татар укымышлысы Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәли тууы ачыкланды. Яңа ачыш турында тулырак Мөршидә Җиһан репортажы.
Минһаҗетдин Сәйфулла улы әл-Җәбәли төп чыгышы белән Яшел Үзән районындагы Мамадыш-Әкил авылыннан, ул 1839 елда туган. Ата-бабалары да затлы һәм укымышлы нәселнең вәкиле. Данлыклы Гали ишан шәкерте 30- ел Бәчек авылында имам булып торган. Якташлары Минһаҗетдин хәзрәтне искә алып , аның тарихи хезмәтен тәкъдир итте.
Минһаҗетдин Җәбәлинең 1878 елда иҗат ителгән «Тәварихы Болгарийә вә татарийә» (Болгар һәм татар тарихы) дип исемләнгән хезмәте моңарчы кулъязма рәвешендә сакланган. Шунысы мөһим – ул вакытта халкыбызның үткәне турында татар авторларының бер китабы да басылып чыкмаган булган әле. Ягъни, Минһаҗетдин мулла – катлаулы тарихи хезмәт язарга беренчеләрдән булып тотынган татар укымышлысы. Аның исеме үз чордашлары Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Хөсәен Әмирханов һәм Каюм Насыйри белән янәшә торырга лаек ди белгечләр.
Минһаҗетдин мулла Бәчек авылы зиратындагы борынгы ташъязманың рәсемен ясап, язуларын күчереп алган. Ул ташъязманың елын һәм башка мәгълүматларын ялгыш укыган булса да, ахыргы юлларындагы язуларын күчереп калдырган.Фәнебез өчен ул теркәп калдырган мәгълүмат аеруча кыйммәтле.
“Болгар һәм татар тарихы” «Татар археографиясе» сериясендә бастырылган 31нче китап. Әзерләүчесе галим, археограф Раиф Мәрданов. Китапны тәкъдир итүгә җыелган Яшел Үзән районы мөхтәсибәте имамнары әлеге игелекле эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Тарихи Китапны тәкъдим итүдән соң Минһаҗетдин Җәбәли рухына багышлап корбан ашы үткәрелде.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков . Татарстан яңалыклары Яшел Үзән районыннан.