Көзнең соңгы аена да аяк бастык, ноябрь аенда нинди чаралар һәм спектакльләр көтелә, әйдәгез бергәләп барлыйк.
Шәрык клубында Камал Театры оркестрының «БЕРДӘМ ДӨНЬЯ ТЕЛЕНДӘ” дип исемләнгән концерт булуы көтелә. Чарада Элмир Низамов, Алсу Сөнгатова һәм тагын бик күп яшь композиторларның музыкаль әсәрләре яңгыраячак.
14 нче ноябрьдан башлап 19 нчы ноябрьга кадәр Галиәскар Камал театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры артистлары атна дәвамында сезне төрле спектакльләр белән сөендерәчәк. Мәсәлән, 14 нче ноябрь көнне “ Синсез килгән язлар”, 15 нче ноябрьдэ «Җизнәкәй”, “ Эзләдем, бәгърем, сине” спектакльлэре булуы көтелә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Спектакльга билетны “Пушкин картасы” ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Кәрим Тинчурин театрында “ Кияү урлау” спектакле. Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә. Дәвамын спектакльне карап белерсез.
Баки Урманче музеена килүчеләрне күпкырлы иҗат әсәрләре көтә. Биредә күренекле сынчы сәнгате белән якыннанрак танышырга мөмкин.Музейның беренче катында – рәсем сәнгатенә кагылышлы картиналар, Мәрмәр бюстлар урнаштырылган. Габдулла Тукай бүлмәсе да аерым бер әһәмияткә ия. Биредә Тукай бюсты, “ Шүрале” әкиятенә кагылышлы графика тамашачы игътибарын җәлеп итә. Өченче бүлмә – татар шагыйрьләренә багышланган. Фатых Әмирхан, Нәкый Исанбәт һәм тагын бик күп күренекле шәхесләрнең сыннарын күрергә мөмкин.
Габдулла Тукай музеена чакырып калабыз. Музей 1986 нчы елда ишекләрен ача. Казанның Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.Биредә бөек шәхеснең Петербургта сатып алган карандашлар өчен металл стаканын, фотографияләрен, газета-журналларын күрергә мөмкин.
20 нче гасырның күренекле татар рәссамы Әмир Мәҗитов исемендәге музейга чакырабыз. Музей 200 5нче елда ишекләрен ача, биредә Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, натюрмортлар тәкъдим ителгән. Музейда шулай ук рәссамның шәхси әсбаплары белән якыннан танышырга мөмкин.