Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 самолетларын җитештерү өчен өстәмә куәтләр төзү эше башлана.
Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җитештерү программасы үсешенә бәйле рәвештә заводта озын үлчәмле детальләр җитештерү өчен механик эшкәртү үзәге һәм Ту-214 самолетларын агрегат һәм соңгы җыюның яңа корпусы төзеләчәк. Яңа завод корпуслары төзелгән урыннарда символик рәвештә беренче баганалар салу тантанасы узды.
Шулай ук завод территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Үзәк юлларда гомуми завод чараларын үткәрү өчен яңа зона — сквер барлыкка килгән, аның үзәгендә фонтан урнаштырылган. Архитектура экспозициясе нигезенә самолет образы алынган. Татарстан Рәисе скверда миләш үсентеләре утыртты.