Медицинада белем бирү технологияләрен Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) табиблары тәкъдим итә. Бүген анда нейрохирурглар өчен курс тәмамлана, аларны баш миенең шешен бетерү буенча уникаль алымнарга өйрәтәләр.
Хирургия өстәлендә — гипофиз шеше диагнозы куелган пациент. Аңа биоматериаллар кулланып, операция ясыйлар. Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирургларының осталыгын бөтен Россиядән табиблар күзәтә.
Әле ун ел элек бу операция турында сүз дә була алмый иде — пациентларга инвалидлык бирделәр, ә шеш үскәннән-үсә барды. Хәзер исә елына 100ләгән операция ясыйлар.
Операциядән соң, атна ун көннән кеше тернәкләнә. Россия хирургларының авторлык методикасы буенча 3 мең табиб өйрәтелә — шулай итеп Идел буенда бердәнбер әзерлек үзәгендә белем бирү технологияләрен чит илләрнекенә алыштыралар.
Әлеге идеяне 3 ел элек тәкъдим иттеләр — Татарстанның Инвестиция венчур фонды да хуплады.
СНХ Руслан Әхмәтгалиев Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары
Киләчәктә мондый курсларны даими рәвештә ясау, шулай ук Россия югары уку йортлары студентларын чакыру планлаштырыла.
Диана Дасаева, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.