Программаны Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән. Тәҗрибәле мөгаллимнәр вәгъдә итүенчә, 5 дәрес эчендә намаз укырга өйрәнеп була. Шәһәрдәшләр уңайлыгы өчен курсларга интернет аша да язылырга була һәм укулар ял көннәрендә генә үткәреләчәк, Беренче дәрес кайчанга билгеләнгән? Алдагы язмада.
5 дәрес эчендә намаз укырга өйрәнү — Түбән Кама үзәк мәчетендә махсус курслар башланачак. Җиде еллык тәҗрибә күрсәткәнчә, шәһәрдәшләр гыйлем алырга теләп йөри. Сигезенче сезонга сез дә кушыла аласыз. Дәресләрне тәҗрибәле укытучылар алып барачак.
Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Әйтергә кирәк, исламда беренче адым ясаучылар өчен барлык кирәк — яраклар әзерләнгән: блокнот, каләм, рәсемле намаз уку тәртибе китабы. Бары тик теләк кирәк.
Түбәнкамалылар уңайлыгы өчен, курсларга интернет аша да язылырга була. Моның өчен Мухтасибат НК сайтына кереп, гариза тутырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон номеры да шунда язылган. Беренче дәрес 18 нче ноябрьгә билгеләнгән. Дәресләр ял көнендә үткәреләчәк: иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр.
Т.: 8 986-718-27-80
Гөлия Нигъмәтуллина, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.