Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе эчке эшләр орган-нары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Күп гаиләләр өчен 10нчы ноябрь елның иң мөһим көннәреннән берсе. Бу көнне эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр котлау кабул итә. Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамна-рында тәртип, республика халкының тынычлыгы, аларның үз иминлеге хакына ышанычлылыгы сездән тора. Нәкъ менә сез ха-кимиятне, канунны, гаделлекне гәүдәләндерәсез. Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан зур яңгыраш алган берничә җинаять ачылган, ришвәтчелеккә каршы операци-яләр уңышлы үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ал-дында күләмле дәүләт бурычлары тора, алар, минемчә, сыйфат-лы һәм үз вакытында башкарылачак. Сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны яклау — эш кенә түгел, ә тор-мыш рәвеше. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет телим!