Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында археолог, тарих фәннәре докторы Альфред Халиковның һәм башка авторлар басмаларының тәкъдир итү булып узды. Әлеге чарада Фәннур Хәсәнов булып кайтты.
Татарстан фәннәр академиясе, Казан университеты каршындагы Археологлар оешмасы алып барган казыну- тикшеренү эшләре бик озактан бирле дәвам итә, бервакытта да туктаганы юк. Бу проектны эшләү планын заманында профессор Альфред Халиков күтәреп чыккан иде. Аның хыяллары тормышка ашты.
Чарада тәкъдим ителгән эш автор исән чагында басылып чыга алмаган. Әлеге басмаларда Археология институтының фәнни фондында, Альфред Халиковның шәхси архивында сакланган хезмәтләр урын алган.
Әлеге чара барышында Казан шәһәрендәге Венгрия генераль консулы Сергей Сюч, шушы өлкәдә эшләүче Татарстан һәм Россия институтлары тарихчылары, архиологлары катнашты, Венгриядә яшәп, хезмәт итүче профессор Атилла Тюрк тарафыннан яздырылган видеосәләмләү тыңланылды. Басма шулай ук урта гасырлар тарихы белән кызыксынучыларга да файдалы булачак.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.