Быел «Әлифба» китабы авторының тууына 115 ел! Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә беренче республика Вәгыйзов укулары булып узды. Тулырак алдагы язмада.
Камышлы районының Татар Байтуганы авылында туган Сәләй Вагыйзов татарның берничә буынына беренче дәреслек- «Әлифба»ны бүләк иткән кеше. Бу китап 1965 елда беренче тапкыр дөнья күрә һәм 42 тапкыр яңадан басылып чыга. Бүген Сәләй Вагыйзов гомер буе яшәгән һәм эшләгән Арчада «Әлифба» музее эшли.
Быел «Әлифба» авторының тууына 115 ел, шул уңайдан беренче тапкыр Вәгыйзов укулары уздырылды, әлеге чарада чакырулы кунаклар да бар иде. Алар да “Әлифба” китабының авторы турында хәтирәләре белән уртаклашты.
Чыннан да Cәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованы тормыш утка да, суга да салган, Арча педагогия көллияте студентлары сәхнәдә аларның тормыш юлы турында кыска өзек күрсәтте. Чарада башка районнан һәм өлкәләрдән килгән кунаклар да бар иде, алар пленар утырыш барышында әлеге өлкәгә кагылышлы булган темага фикер алыштылар.
Динә Нәҗметдинова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.