Балачак шатлыгы! Мәдәни үсеш үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Туган көн» бәйрәме узды. Чараны «Балачак шатлыгы» җәмгыяте әгъзалары һәм аның рәисе Елена Кислякова оештырды. Кызыклы мастер-класслар, нәфис аквагрим, аниматорлардан бәйгеләр — балаларны шатлыклы хисләргә күмә.
Мәдәни үсеш Үзәгендә «Балачак шатлыгы» оешмасының үзенчәлекле балалары һәм ата — аналары җыелган. Люба Кисляковага 17 яшь тулган, аның язмышы турында без берничә тапкыр мәкаләләр яздык һәм сюжетлар төшердек. Ә әниләре бу дата хөрмәтенә берьюлы күпләрне, шул исәптән ДЦП белән авручы игезәкләрне Ралина һәм Каринаны сөендерергә карар итә.
Кечкенә Риана Йосыповага 13 октябрьдә өч яшь тулган. Бу аквагрим аның өчен тормышта беренчесе, кыз көзгегә сокланып карый һәм әнисенә елмая.
Беләзек үрү буенча мастер-классларны малайлар да, кызлар да уза, әти-әниләре белән бергәләп әйлән-бәйләндә катнашалар, зумба бииләр, Нюша һәм Крош белән бергә күңелле уеннар уйныйлар.
Туган көн бүләкләрсез булмый — депутатлар Иван Соловцов, Илназ Разов һәм Альбина Динмөхәммәтовадан котлаулар һәм бүләкләр алдылар.
Күңел ачу, аралашу, яңа тәҗрибә һәм тәмле торт белән чәй өстәле-мондый туган көн озакка истә калачак!
Айгөл Гатауллина, Юлия Озерова Александр Костин, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.