Зәйдә кар чистарту техникаларын тикшерделәр. Бу эшкә җаваплы шәһәрнең ике оешмасы да тулысынча әзер дияргә була. Кар яуганны гына көтәләр. Әзерлек сызыгына куелган техниканы район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия тикшерде.
Комиссия кар чистартырга әзер техникаларны карый, җитәкчеләр хисабын тыңлый. Автомобиль юллары идарәсендә һәр елдагыча кышкы чорга тулы әзерлек каралган. Урамда бозлавыклар булдырмас өчен 7 мең тонна комлы тоз катнашмасы әзерләнгән.
Комиссия “Благострой” ширкәтендә дә булды. Биредә шәһәр урамнарын кар көртләреннән чистартуда 16 берәмлек техника хезмәт күрсәтәчәк. Кадрлар мәсьәләсе дә кытлык тудырмаска тиеш. “Кышкы чорга без 100 процент әзер”,диләр.
Эш барышы, шәһәр урамнарының чисталыгы һәрвакыт район җитәкчелеге контролендә. Бик җитди чор, шуңа күрә намус белән хезмәт итик”, ди район башлыгы.
Әдилә Борһанова, Максим Майоров, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй районы