Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы азагына якынлаша. Шул уңайдан Казан Экспода зур чара узды. Тулырак алдагы язмада.
Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Республикабызның төрле милләт вәкилләре бу хакта тагын бер кат фәнни утырышларда, мастер-классларда, күргәзмләрдә фикер алыша. Эшлекле программада зур игътибар милли әдәбиятыбызның үсешенә юнәлгән.
Агымдагы ел — премьералар өчен дә бай булды. Татарстанда яшәүче халыкларның гореф – гадәтләре, мәдәниятләре турында фильмнар Россия кинотеатрларында киң каралуга чыкты. Этнография буенча белемнәрне зур этнографик диктант язып тикшереп алу мөмкинлеге дә туды.
Сәхнәдә исә төрле милләтләрнең җыр-моңнары яңгырады! Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы ахырына якынлаша һәм шул ук вакытта ул дәвам итә, чөнки Татарстанда — ата — бабалар мирасын саклап калу -төп бурычларның берсе.
Айзилә Батырханова, Майя Швецова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары