Гәззәдә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен махсус счетның беренче өлеше өчен татарстанлылар 9 миллион сум акча җыйган. Рөстәм Миңнеханов гуманитар ярдәм җыюны оештырырга кушты, һәм халык бу чакыруга бик теләп җавап бирде.
Андрей Семаев хатыны һәм дуслары белән бергә гуманитар ярдәм җыю турындагы хәбәрне ишеткәч, шәхси гигиена әйберләре һәм азык төлек җыя башлыйлар. Түбән Камадан аларны ярдәм җыю урынына китергәннәр.
Токмач, ярмал, консервланган ашамлыклар, шәхси гигиена әйберләре — болар барысы да Газа Секторында зыян күрүчеләргә бик кирәк. Ярдәм итәргә теләүче кешеләр саны байтак.
Республикада гуманитар ярдәм җыю үзәкләре Татарстан Рәисе күрсәтмәсе буенча оештырылды. Зур булмаган йөкне Патрис Лумумба урамы, 4 йортта, Зәкәт фондының Тукай урамы 89 йорт адресы буенча китерергә мөмкин. Ә зур күләмле йөкне Мәҗит Гафури урамы 49нчы йортта иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр кабул итәләр.
Гуманитар ярдәмне Горький урамы 12нче йорт адресы буенча да, Яшь гвардия бүлегенә дә китерергә мөмкин.
Фәнис Мөхәммәтов, Ангелина Морозова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.
Зур булмаган йөк:
Патрис Лумумба урамы, 4нче йорт,
Тукай урамы, 89нчы йорт
Телефон 8(843) 225-33-22
Зур күләмле йөк:
Мәҗит Гафури урамы, 46нчы йорт
Телефон 8(843) 273-16-72, 8(800) 350-02-16
Кабул итү вакыты 9:00-17:00