Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының беренче спектакле 1933 елның 6 ноябрендә уйнала. Быел – 90 еллык юбилей. Шул уңайдан чаралар үткәрелүе дәвам итә. Театр бинасыннан радиода туры эфир, афишалар күргәзмәсе, “Бүген һәм һәрвакыт” дип исемләнгән тантаналы музыкаль кичә. Чаралардан тулырак хәбәрчебез язмасында.
“Без кабызган утлар сүнмәс алар…” Бай тарихлы Тинчурин театры һәрвакыт яраткан тамашачысының күңелендәгене чагылдырган.
90 ел дәвамында күпме легендар спектакльләр куелган. 1933 елдан бирле архивта сакланган уникаль афишалар «90 афиша» дип исемләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителде. Кәрим Тинчурин театры кадерле тамашачыларына тагын да якынайды. Театрның туган көне уңаеннан сәгать дәвамында театр бинасыннан турыдан туры радиоэфир алып барылды. Тарихи мизгелләр. Сәхнәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тантаналы рәвештә Тинчурин театры хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм медальләр тапшырды. Язучы Рабит Батулла 80нче елларда театрның баш режиссеры булып эшләп алган, театрга Кәрим Тинчурин исемен бирер өчен дә ул тырышкан.
Театр яктылыкка, нурга илтә. Республикабызда иң күп кеше йөрүче яраткан театрыбызны без дә юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә дә матур спектальләре белән тормышыбызны ямьләндереп торсын!
Миләүшә Гыйльфанова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.