Иртәгә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Казанда да әлеге көнгә багышланган бәйрәм чаралары инде башланды.
Шәһәр халкы өчен рәсемнәр һәм костюмнар күргәзмәләре, фильмнар һәм әкиятләр күрсәтүләр, концертлар, спорт һәм интеллектуаль турнирлар әзерләнгән. Чаралар мәдәният йортларында, китапханәләрдә, ИТ-паркта, яшүсмерләр үзәкләрендә һәм башка мәйданчыкларда уза.
Бүген 3 нче ноябрьдә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә эшлекле программа эшли башлый. түгәрәк өстәлләр, семинарлар, бүләкләү «Зур этнографик диктант» акциясе уза.Иртәгә бәйрәм чаралары дәвам итә.
Татарстан башкаласында 115 милләт вәкилләре яши, 39 милли-мәдәни берләшмә эшли. Алар барысы да ел дәвамында актив эш алып бара.