Махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайткан 10 хәрби егет Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов белән очрашты. Очрашуда шулай ук, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров белән прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин да бар иде.
Хәрби операция зонасының кайсы ноктасында, кем булып хезмәт итүләре хакында сөйләделәр һәм район башлыгыннан кирәкле хәрби әйберләрне сорадылар. Анда булган вакыйгалар турында аз сөйләнде. Җаваплар – төгәл һәм җитди. Кыскасы, чын ирләрчә. Илзат Саба егете 2010нчы елда Танк училищесын тәмамлаганнан бирле хәрби хезмәттә. Махсус хәрби операциядән ялга әле беренче тапкыр кайтуы. Туган яктан килгән гуманитар ярдәм һәрвакыт күңелне җылытып торды ди.
Байлар Сабасыннан Илназ белән Илзат райондашлар гына түгел, дуслар да. Бер мәктәпне, бер уку йортын тәмамлаган егетләрнең хәрби хезмәте дә бергә уза. Инсаф Украина җиренә 2022нче елның 26нчы сентябрендә китә. Ул — сапер. Туган авылында гаиләсе көтә аны.
Ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу бик мөһим традиция. Әһәмиятле нәтиҗәсе шунда, егетләр район хакимияте ярдәмен тоя, борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә. Ә иң сөенечлесе һәр үтенечнең уңай хәл ителүе.
Алия Галиуллина, Гульназ Вахитова, Разиль Нигъматов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.