Дин галиме Али Вячеслав Полосинның яңа китабы «Җир оҗмахын эзләүдә: сәяси ислам» дип атала. Әлеге фәнни хезмәт Россия ислам институтында тәкъдир ителде. Үзенчәлекле гыйльми басма белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштыра.
Фәнни монография сәяси ислам кебек иҗтимагый-дини күренешкә багышланган. Басма рецензенты Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үтүенчә әлеге китап ислам вә сәясәтнең үзара бәйләнеше турындагы бик күп сорауларга җавап бирә.
Гыйльми китап “Сәясәт һәм традиция багъланышында заманча ислам дип аталган түгәрәк өстәл утырышында тәкъдир ителде. Анда Татарстан галимнәреннән тыш башка төрки республикаларның да фән эшлеклеләре катнашты .
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, фәнни басма бүгенге вәзгыятьтә аеруча тансык хезмәт. Мәгълүм булганча аның авторы Али Вячеслав Полосин 1999 елда ислам динен кабул иткән россиякүләм дин белгече. Аның яңа хезмәте теологлар, ислам һәм гомумән дин белгечләре өчен аеруча бай чыганак.
Мөршидә Җиһан Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.