Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда гражданнарыбызның тупланганлыгын һәм бердәмлеген күрәбез — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда гражданнарыбызның тупланганлыгын һәм бердәмлеген күрәбез

02.11.2023
Рөстәм Миңнеханов: Соңгы елларда гражданнарыбызның тупланганлыгын һәм бердәмлеген күрәбез

Казан Кремлендә Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар һәм мактау тамгалары тапшырды. Традицион рәвештә иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, премиягә кызыксыну арта, конкурс бөтен республикадан җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында уза. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Новости СМИ2

«Соңгы елларда без гражданнарыбызның гражданлык активлыгы артуын, тупланганлыгын һәм бердәмлеген, шулай ук коммерциячел булмаган секторның республика үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә, шул исәптән ковид пандемиясе нәтиҗәләрен җиңеп чыгуда, махсус хәрби операция шартларында гуманитар ярдәм күрсәтү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлешендә актив катнашуын билгеләп үтәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе ремия лауреатлары турында кыскача сөйләделәр. Мөнир Гафиятуллин 2008 елдан республиканың Иҗтимагый палатасы эшчәнлегендә актив катнаша, министрлыклар һәм ведомстволар каршындагы Иҗтимагый советлар эшен коруда ярдәм күрсәтә, хәйрия белән шөгыльләнә.

Надежда Ермолаева гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, аналарны, аталарны һәм балачакны яклауга, халык мәдәниятләрен һәм традицияләрен торгызуга керткән өлеше өчен лаеклы танылу ала.

«Таңсылу Хөснуллина һәм аның Алабугада җитәкләгән «Яхшылык планетасы» инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре белән берләштерү буенча ирекле инициативалары һәм республикада гына түгел, ә аннан читтә дә төрле хәйрия проектлары белән билгеле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Новости СМИ2

Иң абруйлы һәм иң борынгы иҗтимагый оешмаларның берсе — ТР Ветераннар берлеге. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, ветераннар берлеге озак еллар өлкән буын мәнфәгатьләрен яклый, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар мәнфәгатьләрен яклый, аларны актив озын гомер проектларына җәлеп итә, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Шулай ук бүген Түбән Каманың «Рубаха» коммерциячел булмаган оешмасы билгеләп үтелде, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итә, республикада инклюзив хәрәкәтне уңышлы үстерә.

«Ватан уллары» төбәк үзәге балалар һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү, спорт секцияләре, ярышлар һәм хәрби-патриотик чаралар оештыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эшчәнлеге белән мәгълүм. «Эшчәнлегебезне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без киләчәктә дә татарстанлыларның үсеп килүче буынын патриотизм һәм туган җиргә мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен бар көчебезне куячакбыз», — диде җавап сүзендә «Ватан уллары» КАБО идарәсе рәисе Александр Глазистов.

Новости СМИ2

«Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында без Казан шәһәре марыйларының милли-мәдәни автономиясен бүләкләвебез символик. 30 елдан артык оешма марый халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итә, Татарстанда яшәүче халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен яклый», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Казан әниләре» төбәк хәйрия оешмасы эшчәнлеге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шулай ук авыр тормыш хәленә дучар булган гаиләләрдәге балаларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ел саен оешмадан мең ярымга якын кеше ярдәм ала.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге лауреатларның күбесе мобилизацияләнгән якташларына һәм аларның гаилә әгъзаларына, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

«Сезне бүләкләрегез белән котлыйм һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күпьеллык шәхси өлеш керткәнегез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Премия 2015 елдан бирле ел саен бирелә.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Али Вячеслав Полосинның яңа китабы «Җир оҗмахын эзләүдә: сәяси ислам» дип атала

Али Вячеслав Полосинның яңа китабы «Җир оҗмахын эзләүдә: сәяси ислам» дип атала

Яңалыклар (25.10.23)

Яңалыклар (3.11.23)

Хәерле көн, Татарстан! (30.10.23) Бүгенге кунак — Илдус Габдрахманов

Хәерле көн, Татарстан! (3.11.23) Әңгәмәдәш -Татарстанның hәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+