Авыл хуҗалыгы алдыңгылары арасында Нурлат районының “Сөләйманов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов та бар иде. Ул авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган күпеллык хезмәте һәм 60 яшьлеге уңаеннан мактау кәгазе белән бүләкләнде. Быелдан ул РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә.
Авыл хуҗалыгында җир өстен кар капласа да эш бетми. Елаур авылы янындагы уҗым бодае кырларында әле дә трактлорлар гөрелтесе. Хуҗалык уңганнары киләсе яздан рапс чәчәр өчен җирне тигезли. Ирек Хәйдәрҗановны шунда очраттык та инде. Егетләрнең тырышып эшләүләрен белсә дә, көненә берничә тапкыр кырларны иңләп, кайсына нинди ярдәм кирәген белешергә гадәтләнгән ул.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Хезмәт юлын “Игенче” колхозында бригадир булып башлаган Ирек Хәйдәрҗанов райондагы гына түгел, республикада да эреләрдән саналган нәтиҗәле эшләүче хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 2006 нчы елдан башлап эшләп килүче “Сөләйманов” хуҗалыгы быел да уңышлары белән мактана ала.
Хезмәтенең хөрмәтен дә күрә Ирек Хәйдәрҗанов. 2018 нче елда ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Ә күптән түгел тармакны үстерүгә, илнең азык-төлек иминлегенә керткән өлеше өчен дәрәҗәле исеменә тагы берсе өстәлә – быелдан ул РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Бүген аның җаваплылыгында кырчылык һәм терлекчелек тармакларын берләштергән, чәчү җирләре – мең гектар, терлек башы саны —- мең булган хуҗалык. Кулы астында эшләүчеләр сезонында 400 кешегә якынлаша. Уңыш бердәм эшләгәндә генә мөмкин ул, ди сюжетыбыз герое.
Ир асылы-ил бизи, диләр. Ирек Хәйдәрҗанов 40 еллык хезмәт юлын эшләре белән, тормышын гаиләсе белән бизәгән кеше. Тормыш иптәше Әминә, ике улы, хәзер инде киленнәре һәм оныклары да – аның ышанычлы тылы. Димәк яулыйсы үрләргә нигез, иртәгесе көнгә өмет бар. “Сөйләманов” хуҗалыгы басуларында матур гына шыткан игеннәрдә моны раслый сыман.
Гөлназ Хәсаншина, Илшат Мәхмүтов, Татарстан яңалыклары, Нурлат районы.