Иртәгә 3 ноябрьдә Республика Рәисе катнашында, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Иминлек советының утырышы узачак. Төп бурычлар булып республикада дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышы мәсьәләләрен карау тора.
Президент Владимир Путин бу турыда болай дип әйтте: » Безнең илдә гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара хөрмәт һәм дустанә яшәү гадәтләре, халыкара багланышларның тарихи тәҗрибәсе — Россия халкының гомуми байлыгы һәм горурлыгы булып тора. Шуңа күрә милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны, бердәмлекне ныгыту мәсьәләләре, гореф-гадәтләрнең күптөрлелеген саклау, телләр һәм үзенчәлекле мәдәниятләр арасында — үзгәрешсез, әһәмиятле өстенлекләр исәбендә»