«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың «Мәхәббәттән татлы җимеш» дигән китабы тәкъдим ителде. Ул авторның Татарстанда басылып чыккан беренче китабы. Тулырак Ләлә Зәйнуллина сюжетында.
Китапка кергән повестьтә хәзерге заман кешеләре сурәтләнә. Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши.
Әлеге басма кесә китабы форматында «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан 22 нче басма. Бүгенге көндә әлеге сериядә 24 китап дөнья күрде.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.