Соңгы дистә еллар эчендә Татарстан һәм Төркия арасында бик яхшы күршеләр, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре урнашты. Дуслык мөнәсәбәтләренең ныгуында дипломатик вәкилләрнең дә өлеше зур. Төркиянең Казандагы Баш консулы итеп кем билгеләнде? Яңа консул белән танышу тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Куркма сүнмәс бу шәфакләрдә йөзгән ал аләм. 102 ел бу әлеге гимн кардәш төрек халкыбызның хөрлек һәм милләтпәрвәрлек сагында. Төркия җөмһүриятнең Казандагы яңа консулы Огур Йылмаз белән очрашу да гадәттәгечә бәйсезлек маршыннан башланды.
Казанга яңа консулы билгеләнү Төркия республикасы төзелүенең 100 еллык юбилеена туры килде. Шул уңайдан оештырылган тантаналы бәйрәм һәм очрашу кичәсендә Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганның милләтәшләренә котлавы ирештерелде. Шулай ук Татарстан Рәисе һәм Татарстан дәүләт советы исеменнән чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин котлау белән беррәттән ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең көннән –көн артуын искәртте.
Тантаналы очрашу барышында кунаклар Төркия икътисадның төрле тармакларындагы заманча казанышлары күргәзмәсе белән дә танышты.
Яңа консулга Төркиядән килеп укучы студентларның санын арттыруда да эзлелекле эш алып бару йөкләнә. Әлбәттә алар бар, әмма аз.
Татарстан Республикасыннан тыш Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе дә Яңа консул карамагында. Яңа вазыйфада аңа башка илләрнең консуллары да уңышлар теләп, Төркия республикасының 100 еллыгы белән котлады.
Тантаналы кабул итүдә дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, әдәбият сәнгать әһелләре катнашты. Беренче очрашу, төрекчәләтеп әйтсәк тәмам. Ә Огур Йылмазның консул буларак эшчәнлеге башланып кына китә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары