Махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм оештыру уңышлы тормышка ашырылып килә. Кемнәрдер йон оеклар, токмач, чәчәкләр әзерләсә, аерым авлылларда махсус каплау челтәрләре бәйләү эшләре бара. Яңа Әлем авылында алып барылган эшләрнең барышын иҗат төркемебез күзәтте.
Тактадан урнаштырылган җайланмага сетка тарттырылган. Шуңа махсус материалдан тасмалар кисеп аны урнаштыра баралар. Яңа әлем авылында буш йортны маскировкалау челтәре үрү урынына әверелдергәннәр.
Маскировкалау челтәрен үрү үзенчәлекләрен чаллы шәһәренә барып өйрәнеп кайттым ди Гөлчәчәк Фасикова. Шуннан соң үзенә ярдәмгә теләге булган авылдашларны җыйган. Бу инде алар тарафыннан үрелгән икенче челтәр.
Эшнең әллә ни авырлыгы юк. Тукымаларны кисәкләргә бүлгәләргә һәм бу тасмаларны челтәргә бәйләргә генә кирәк ди әлеге эштә катнашучылар. Бирегә алар үз теләкләре белән ярдәм итү ниятенннән килгән.
Челтәрләрнең төсен ел фасылына туры китереп ясыйлар. Әлеге челтәрне үреп бетерүгә алар, икенчесен эшләүгә керешә.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.