Хәзерге заман шартларында милли мәдәниятне ничек саклап калырга? Татарстан фәннәр академиясендә үткәрелүче 2нче Халыкара фәнни-гамәли конференциядә һәркемне шул сорау борчый. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган әлеге чара кысаларында Россия һәм чит төбәкләрдән кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Халыкара фәнни-гамәли конференция бүген дә үз эшен дәвам итә.
Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка җирләрдән килгән галимнәр кызыксынып татар милли кул эшләрен карады. Алар өчен — бу сокландыргыч хезмәтләр. Йорт җиһазлары, челтәрләр, бизәнү әйберләре, келәмнәр – барысы да кулдан эшләнгән. Биредә чигү һәм тукучылык буенча мастер-класслар та үткәрелә.
Чара Фешин исемедәге Казан сәнгать училищесында күн эшләнмәләре һәм кием дизайны буенча мастер-класслар үткәрелү белән тәмамланачак. Конференциядә катнашучыларның чыгышларын китап итеп бастырырга планнаштыралар. Әлеге хезмәт төрле халыкларның традицион мәдәниятләрен саклау һәм үстерү чарасы булачак.
Миләүшә Гыйльфанова, Ирек Хамидуллин, Татарстан яңалыклары.