Һәркемгә туган җире газиз һәм кадерле. Аның шулай икәнен дәлилләп «Апас» якташлар җәмгыяте оешуларына 30 ел тулуга багышланган «Бер күрешү – үзе бер гомер» кичәсен уздырды. Шыгырып тулы мәдәният сараенда апаслылыр шатлыгын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан уртаклашты.
Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк биләп ала, ә аннары якташлар күргәзмәсе каршы ала. Күңел биреп, ныклап әзерләнгәннәре күз алдында.
Беренче тапкыр Апас районында туып-үскән якташлар 1993 елның апрелендә җыела. Бу очрашуны күренекле журналист, ул чакларда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире булып эшләүче Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендәге инициатив төркем оештыра. 300ләп кеше катнашкан бу җырлы-биюле җыенда «Апас» якташлык җәмгыятен оештыру турында карар бертавыштан хуплана, һәм җәмгыятьнең беренче президенты итеп Шәүкәт Кәлимуллин сайлана, соңрак аны Мансур Мифтахов алыштыра. Шулай ук иҗтимагый эш дилбегә Азат Хәнифәтуллин кулына да күчә.
Чыннан да Якташлык җәмгыятьләренең Координацияләү советы төзелү аларынң эшчәнлекләрен җәелдерүгә зур этәргеч бирде. Ел саен якташлык җәмгыятҗләре арасында узган конкурста апас районы һәр елны диярлек беренче өчлектә.
Баскан җирдә ут чыгара дип әйтәләр тырыш һәм уңган кешеләрне, могаен ул иң әүвәл апаслыларга карата әйтелгән.
Бәйрәмгә үз шәҗәрәсен алып килүчеләрнең кайберләре 20 буынны барлаган.
Мәгълүм булганча, халыкны аның шәхесләре милләт итә. Апас ягы исә халкыбызның мәшхүр шәхесләрен тәрбияләгән төбәк булуы белән дә аерылып тора .
Бу исемлекнең әле башы гына. Алар арасында республика прокуроры булып элшләгән Кафил Әмиров, академик Рәшит Исламшин да, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та бар.
Якташлык җәмгыяте эшчәнлегенең елдан-ел үсә баруына олы , урта һәм яшь буынның бердәм булып кулга –кул тотынып эшләве тәэсир итә.
Шулай ук Апас ягы тау ягы авыл хуҗылыгы төбәге. Якташларын сыйларга ни генә алып килмәгән уңган хуҗабикәләр.
Апас районын күпмилләтле төбәк дип әйтеп булмаса да, булганнары белән бик дус –тату яшиләр.
Горурланмасалар әнә шулай зал тутырып килеләр идеме. Ул кичтә Ленин мәдәният сараеның концертлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде.
Апас районы тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамашадан соң район башлыгы Айрат Җиһаншин якташларын сәламләп уртак эшкә алга таба да уңышлар теләде. Якташлык җәмгыятенең эше җирле хакимият белән бергәләшеп эшләгәндә аеруча нәтиҗәле була. Гомумән апаслылыр якташлык кадерен аңлап эш итә. Якташлык эшәлегенә Үз өлешен кертүчеләрнең берсе дә читтә калмады. Сәхнәгә чакырып рәхмәт хатлары белән бүләкләнәде.
Бик тәэсирле очрашуны әле кайта –кайта искә алыр апаслылыр. Очрашулар ешрак насыйп булсын, чөнки ул якташларны тагын да ныграк берләштерә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары