Күптән түгел генә Габдулла Тукай әдәби музее бинасында Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышланган әдәби- музыкаль кичә булып узды. Әлеге тамашаны безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә күреп кайтты.
Нурихан Садрилмән улы Фәттах — татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы.
Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә.
Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра.
Язучы 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.