Тиздән көзнең соңгы аена да аяк басабыз, ноябрь аенда нинди чаралар һәм спектакльләр көтелә, әйдәгез бергәләп шуларны барлыйк.
Галиәсгар Камал театрында яңа премьера. “ Игезәк” спектакле 4 нче һәм 5 нче ноябрь көннәрендә куела. Сюжет эчтәлеге Алтын Урда хакимнәре турындагы елъязмалардан алынган тарихи чынбарлык белән үрелеп бара. Реаль тарих Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың иҗади фантазиясенә буйсына.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Кияүләр” спектакленә чакыра. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән. Кунаклар һәм әби белән бабай чын кияүне күрә алганнармы? Бу турыда спектаклне карап белерсез.
Буген, 30 нчы октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле язучы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган кичәгә чакырабыз.Чакыру билетларын язучылар берлегеннән алырга мөмкин.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакле. Авылның дүрт егете дә гүзәл Диләфрүзнең йөрәген яуларга җыена, ә менә кыз үзе аларның кайсын сайлар?..Комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган, күңелле, дәртле җырлар белән үрелеп бара, мәхәббәт сере турында сөйли.
Габдулла Тукай музеена чакырып калабыз. Музей 1986 нчы елда ишекләрен ача. Казанның Иске Татар бистәсенең иң матур биналарының берсендә урнашкан. Экспозиция Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдыра.Биредә бөек шәхеснең Петербургта сатып алган карандашлар өчен металл стаканын, фотографияләрен, газета-журналларын күрергә мөмкин.
29 нчы декабрьга кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.
11 октябрьдән башлап милли музейда «Сания» беренче татар операсы куелуына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. Операга кагылышлы фоторәсемнәр, афишалар һәм спектакль программалары белән биредә якыннанрак тынышырга мөмкин.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002нче елда ишекләрен ача. Экспозициянең нигезен, басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, мәдрәсә дәреслекләре, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана