Татарстан Фәннәр академиясендә ел саен уздырыла торган «Татар гыйлеме» халыкара фәнни мәктәбе үз эшен башлады . Биредә төрки халыкларның эпик мирасына багышланган лекциялар, экскурсияләр һәм күргәзмәләр үткәрү каралган. Казахстан, Башкортстан, Калмыкия һәм башка җирләрдән килгән галимнәр дә яшь фән сөючеләргә үз белемнәрен тапшыра.