«Казанда Шәрык базары» фестивале старт алды. Башкортстаннан 100дән артык артист, «Казанда Көнчыгыш базар» фестивалендә чыгыш ясады. Концерт «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Әлеге тамашаны безнең хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
«Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында беренче тапкыр “Евразия йөрәгеннән сәләм” гала-концерты булып узды.
Тамаша программасында — Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле,тамашачыларга бик якын таныш башкорт хореографиясенең алтын фондыннан биюләр тәкьдим итте
Талантлы артистлар чыгышларын тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды.
Динә Нәҗметдинова, Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.