Республикабыздан һәрдаим махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрелә. Шушы көннәрдә генә Апас районы делегациясе дә бишенче тапкыр гуманитар йөк белән Украинага кузгалды. Бу юлы хәрбиләргә 3 автобил тапшырыла. Теманың дәвамы- алдагы язмада.
Һәрбер зур эш изге догадан башлана. Район мөхтәсибе Мирхәт хазрәт Җамалиев көръән аятьләре укый. Гуманитар ярдәм район халкы, иганәчеләр булышлыгы белән тупланган. Бу юлы Хәрбиләргә 3 машина – “Уаз”, “Шевроле Нива” һәм “Нива” машиналары әзерләнгән. “Уаз” машинасын Морзалар авылында яшәүче Илфир Сәлахов тапшырган.
Калган ике машина район башлыгы ярдәме белән булдырылган. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән райондашлар бишенче тапкыр китә. Аларның һәрберсендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнаша. Изге эшне исән-сау башкарып кайтырга язсын.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.