Башкалабыз Казанда «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге үз эшен дәвам итә. Хәрби хезмәткә контракт төзергә теләгән һәр кеше бирегә мөрәҗәгать итә ала. Бер тәүлек эчендә барлык документларны рәсмиләштерергә мөмкин. Контракт буенча сорауларга бердәм 117 телефон номеры аша һәм махсус эшләнгән «Татарстан геройлары» сайтында җавап бирәләр.
Экранда адреслар һәм контактлар күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, Россиядә оборона министрлыгы белән, контракт төзергә теләүчеләр саны арта. Ә контракт хезмәтен узучыларның барысы да, махсус хәрби операциядә катнашучылар кебек үк, ташламаларга ия. Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында булганда ай саен — 204 мең сумнан башлап түләү каралган.