Башкалабыз Казанда дини уку йортлары эшчәнлеге елдан-ел арта. Шушы көннәрдә Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә сертификатлар тапшырылды. Дини гыйлем йортыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Мөслмә ханымнар тегү-чигү осталыгын шомарткан. Махсус белгечләр белән изүен дә калфагын да ясаганнар. Машина белән дә кул белән дә тектек ди ханымнар. Аерым күлмәк кенә түгел тулы бер ансамбль килеп чыккан. Эшнең нәтиҗәсе белән танышырга килүче остазлар да хәйран калды. Шулай ук мәдәрәсәдә һәрдаим ир-атлар өчен дә төрле юнәлештә укулар оештырыла.
Яңарак кына мөселмнны соңгы юлга озату тәртибе курсы тәмамланды. Шәкертләргә махсус шаһадәтнамәләр тапшырылды .
Мәдрәсә каршыда курслар оештыру, гомуми эшчәнлек тә Татарстанның диния назәрәте ярдәме белән башкарыла.
Аллага шөкер мәдрәсәгә йөрүчеләр саны арта бара.
Мәдрәсә шәкертләре бик актив, нинди генә чара булса да катнышырга тырышалар. Бүгеннән Апанай мәдрәсәсендә гакыйдә дәресләре башлана.
Мөршидә Җиһан Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары