Казан Кремлендә чирәмдә туплы хоккей буенча «Динамо – Ак Барс» ирләр командасын хөрмәтләү тантанасы булды. Команда Россия чемпионатының супер лигасында җиңеп чыккан иде.
Клуб җитәкчеләрен, уенчыларын, тренерларны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Һәм «Динамо – Ак Барс» командасы уенчыларына Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Шулай ук респбулика рәисе Россия һәм республиканың чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, клубның иганәчеләренә һәм “Динамо” физкультура-спорт ширкәтләренә рәхмәт белдерде.