Бүген Татарстан Республикасы делегациясе Индонезия ислам икътисады фестивалендә һәм Халыкара хәләл продукция күргәзмәсендә катнаша. Исегезгә төшерәбез, быел Россия президенты Владимир Путин Россиядә ислам банкингы буенча эксперимент уздыру турындагы канунга кул куйды. Анда Татарстан катнаша.
Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә. “Бүген ислам илләре актив үсә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек уңышларга ирешә. Россия алар белән иң киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык. Без җайга салынган элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерларны булдыру, аграр һәм сәнәгать кооперациясен алга җибәрү, яңа транспорт-логистика чылбырлары булдыру белән кызыксынабыз.