«Авыл җирендә эш бетми» дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәре ялның нәрсә икәнен дә белми. Яз-көз айларында кыр эшләре белән мәшгуль булсалар, кышка таба авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга керешәләр.Буа районының Заря агрофирмасы комбайнчылары да техниканы киләсе сезонга сынатмаслык әзерләү хәстәрен күрә. Алар белән Буадагы хәбәрчебез Рстәм Әхмәдуллин аралашып кайтты.
Атна –ун көн элек көн кенә соңгы культураларны җыеп алуда кулланылган комбайннар озын ялга куела. Әмма ангарларга керткәнче “кыр кораблары” барлык деталь-узеллары шөребенә кадәр тикшереләләр. Урак барышында техниканың төзеклеге ничек мөһимлеген Михаил Павлов үз тәҗрибәсендә белә. Ул бит мәктәп эскәмисеннән әтисе комбайны штурвалы артына утырган кеше.
Михаил Павлов һәм Олег Осипов “Заря” агрофирмасында ел саен иң күп ашлык суктыручылар булалар. Быел да шулай – алар копилкасында 25әр мең центнердан күбрәк быелгы уңыш икмәге. Михаил Осиповның хезмәт итү дәверендәге иң зур күрсәткече бу. Әле комбайнын куйганына да атна-ун көн генә.
Агрофирманың “Тахаръял” бүлекчәсендә ун комбайн бар. Җәй буе кырлар иңләгән “Акрос”лар, башка маркалы техниканы инде киләсе сезонга әзерәү дә бара.
Сүз уңаеннан, быел агрофирмада һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш җыеп алганнар. Елына күрә канәгатьләнерлек, диләр белгечләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары