Күптән түгел генә Иннополиста булып үткән программалаштыру буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы беренче урынны яулады. Әлеге ярышлар турында сөйләшү өчен без бүген студиягә җиңү яулаган ике егетне-Иннополис лицееның 9 сыйныф укучысы Әмир Бакировны hәм шул ук лицейның 11 сыйныф укучысы Эмиль Нәбиуллинны чакырдык. “Актуаль әңгәмә”не журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.