Татарстан халыклары дуслыгы йортында 3 нче телдә «Жырлап яшибез, дуслар» дип исемләнгән җырлар җыентыгын тәкъдим иттеләр. Басма авторы — композитор, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Хәбирова.
11 ел элек ул халыклар дуслыгы йорты каршында уникаль күпмилләтле «Жемчужинки» балалар ансамблен оештыра. Коллективта инде 4 яшь состав, балалар туган телләрендә җырлыйлар.
«Ансамбльнең беренче әсәрләреннән «Татарстан — безнең уртак йортыбыз» дип исемләнәгн халыклар ассамблеясе гимны булды. Узган дистә елда Фәнилә Хәбирова үз коллективы өчен дистәләгән җырга көй язды, һәм бүген алар Татарстанның төрле мәйданчыкларында башкарыла.
Авторны әлеге җыентыкны бастыру белән котларга хезмәттәшләре-композиторлар, милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм «Жемчужинки» балалар ансамблен тәмамлаучылар килде.