Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова Камал театрының Зур сәхнәсендә үзенең юбилей кичәсен уздырды. Халыкның күңелен яулаган мәшһүр артисткабызга быел 70 яшь тулды. Концертта Зөлфирә Зарипова катнашуында легендар спектакльләрдән өзекләр дә тәкъдим ителде. Чарада хәбәрчебез дә булып кайтты.
“Рәшә” , “Зәңгәр шәл”, “Алты кызга бер кияү” һәм “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” тамашачы бирегә иң яраткан картиналарын кабат-кабат карарга килә.
Зөлфирә Зарипова –үз эшенә мәхәббәтен ярты гасыр буена саклап килгән кеше. Бер сәхнәдә шул гомер бергә иҗат иткән хезмәттәшләрең белән чын мәгънәсендә гаиләгә әйләнәсеңдер ул.
Кичәдә Республикабыз Рәисе карары белән Зөлфирә Зарипованы фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Зөлфирә Зарипова «44 нең май аенда» фильмында уйный. Фильмда аның оныгы ролен Лотфуллин Солтан башкара.
Ярты гасыр эчендә актриса театр сәхнәсендә рус һәм татар милли классика һәм заманча драматургия буенча спектакльләрендә 80 нән артык роль тудырды. Ул – әле дәсәхнәдә ут уйнатырлык артист.
Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.
Үз гомерләрен халкыбызга, мәдәниятебезгә тугрылыклы хезмәт итеп, театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр бар.Шундыйларның берсе Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова. Халкыбызның яраткан артистның шушы көннәрдә булып узган юбилей кичәсенең иң матур мизгелләре алдагы язмада.