Берсеннән-берсе үзенчәлекле, гамьле, ә иң мөһиме милли үзаң тәрбияләүгә зур этәргеч бирүче бихисап проектлар Татарстанның Дәүләт Советы бинасында тәкъдим ителде. Ел дәвамында барган эшчәнлеккә күзәтү, үткәннәргә нәтиҗә, киләчәккә максатлар кую өчен Татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышы да узды. Халык күңелен аеруча кайсы проектлар яулаган, эшлекле утырышта нинди мәсьәләләр кузгалтылды. Бу сорауларга хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина җавап эзләде.
берлектә телне, мәдәниятне һәм традицияләрне саклау максатына хезмәт итүче 8 проект гамәлгә ашырыла.
“Уйнагыз, гармуннар” телевизион проектын тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Бу гади генә тапшыру түгел — сәяхәт тапшыру!
“Чәй яны – татар җаны” тапшыруы геройлары шәһәр шартларында яшәп, буыннан-буынга телне, гореф гадәтләрне саклап баручы гаиләләр.
Татарстан радиосында Комиссия ярдәме белән гомерләрен татар телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган укытучылар, бакча тәрбиячеләре турындагы “Фидакарьләр” “Безнең заман каһарманнары” тапшыруы популярлык казанды. Берничә тапшыру геройлары үзләре дә кунакка килгән иде.
“Әдипләр йолдызлыгы” безнең заман язучылары әсәрләре буенча радиоспектальләр сериясы.
кыйсса.
Тәкъдим ителгән проектларның барысы милли үзаңны үстерү, телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән.
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында күпмилләтле халыкларның телләрен саклау, өйрәнү хакында килеп туган хәлләрне бергәләп сөйләштеләр, уңышлы проектлар әзерләгән оешмалар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар арасында “Татарстан” дәүләт телерадио компаниясы бар.
Халкыбызда тел кыйммәтен тиешле дәрәҗәдә бәяләү хәзерге заманда түбән. Милли мәгарифкә тансыклаучы аңа ышанучы күп түгел.
Җанисәп нәтиҗәләре буенча ярты миллион халкыбызны югалту иң аянычлысы.
Ләлә Зәйнуллина, Илдар Гәләветдинов. Татарстан яңалыклары.