Халыклар дуслыгы йортында Покрау чыңы дип исемләнгән концерт булып узды. Халык гореф-гадәтләре буенча Покрау бәйрәме — ул көз һәм кыш очрашуын, кич утыруларны һәм көзге туй сезонының башлануын күрсәтә. Кичәдә Римма Никитина, Вадим Захаров, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле һәм башка йолдызлар катнашты.
Бәрмәнчек бию ансамбле биегәндә тик утырып булмый, кушылып биисе килә. Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар рәхәтләнеп күңел ачты.
Концертка керү бушлай, шул ук вакытта, профессиональлек дәрәҗәсе дә бер дә ким түгел. Алексеевск районы керәшеннәре костюмнарын 500 мең сумга тектергән.
Җырчы Римма Никитинакөчле энергетикасы, халыкка якын җырлары белән бәйрәмнең якты йолдызы булды.
Иң җитез тамашачылар ребуслар чишеп, бәйрәмнән истәлеккәбүләкләр алып кайтып китте. Бәйрәмне шундый дәрәҗәдә үткәрү өчен Республикабызның крәшеннәр иҗтимагый оешмасытарафыннан зур эш эшләнгән.
Миләүшә Гыйльфанова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.