Әлеге уңайдан Татарстанда да төрледән төрле чаралар үткәрелеп килә. Мәктәп укучылары өчен нәшер ителүче “Сабантуй” журналының “Алтын куллы мөгаллим” дип исемләнгән конкурсы да шундыйлардан. Бәйгенең нәтиҗәләре турында тәфсилләбрәк сөйләшү өчен без бүген студиягә аның җиңүчеләреннән берсен- Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге гимназия укытучысы Рәсимә Миңнехуҗинаны hәм “Сабантуй” журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинованы чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.