Татарстанда «Ватанны саклаучы» фонды бүлекчәсенә инде өч мең җиде йөзгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерделәр. Гомумән алганда, бүлекчә хезмәткәрләре хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең 6 мең мәсьәләне хәл иткән. Тагын нинди ярдәм чаралары каралуы турында тулырак алдагы язмада.
Масхус хэрби операция зонасында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Сергей Ганин һәм Райхана Йосыпова якыннарын күздә тота.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен, Ямашев урамы 1 нче йорт адресы буенча, «Ватан сакчылары» фондының бүлекчәсе эшли башлады. Шул вакыт эчендә 6 мең мәсҗәлә хәл ителгән. Бирегә Еш кына финанс чаралары, ветераннар таныклыклары алу, шулай ук медицина һәм психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.
Социаль координаторлар турындагы барлык мәгълүмат «Рәсми Татарстан» порталында бар. Шул ук вакытта Татарстандагы 1227 кеше исә шәхси котролдә тора.
РОссия Президенты Владимир Путин, Кызыл мәйданда Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр куйган вакытта , волонтерлар һәм иреклеләр белән аралашу вакытында билбилгеләп үткәнчә,
Матбугат конференциясендә Татарстанда сугышчан хәрәкәт инвалидларына өстәмә түләүләр турында да сөйләделәр. Аларны алыр өчен сугышчылар Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай ук реабилитацияләүнең техник чаралары белән булышу да каралган.
Пенсия фонды шулай ук ирекле оешмалар сугышчыларының гаиләләренә туендыручысын югалту буенча пенсия билгели. Татарстанда «Алга» һәм «Тимер» батальоннары вәкилләрендә дә өстәмә ярдәм чаралары бар.
Татарстанда шулай ук махсус хәрби операция зонасында катнашучыларның балаларына аена 20 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган. Һәм һәлак булганнарның гаиләләренә өстәмә түләү — 2 млн сум тәшки итә. Моннан тыш, кишәрлекләрне газлаштыру өчен 100 мең сум күләмендә субсидияләр билгеләнгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә пенсионерлар булган очракта, аларга шифаханә-һәм ял йотрларнына юлламаллар беренче чиратта бирелә. Ә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына эшкә урнашканда яки белем алганда шулай ук өстенелк бирелә.
Чулпан Эмири, Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов.