18 нче октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипованың юбилей кичәсе узачак. Актриса бик күп еллар театрга хезмәт итә, шул еллар дәверендә шактый танылган спектакльләрдә төрле рольләр башкара. Мәсәлән, “Ахырзаман” спектаклендә “ Ак бүре” ролен башкарып Зөлфирә ханым Муса Җәлил премиясенә лаек була. Танылган артистның иҗатын яратучылар юбилей кичэсе рэхим итегез.
19 нчы октябрь көнне Шәрык клубында Камал Театры оркестрының «БЕРДӘМ ДӨНЬЯ ТЕЛЕНДӘ” дип исемләнгән концерты көтелә. Чарада Эльмир Низамов, Ильяс Камал һәм тагын бик күп яшь композиторларның музыкаль әсәрләре яңгыраячак.
17 нчы һәм 20 нче октябрь көннерендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар һәм яшүсмерләр өчен, «Татар теле – сәхнә теле» дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес тәкъдим итә. Спектакльга билетны “Пушкин картасы” ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Әтнә татар дәүләт драма театрында “Әтнә көен сузыйк әле…” дип исемләнгән театральләшкән чара булуы көтелә. Концерттан кергән акчалар районның махсус хәрби операциядә катнашучы егетләренә ярдәм булырак тапшырыла.
21 нчы октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт театрында “Җил артыннан” спектакле уйнала. Анда сәяси вәзгыяте үзгәргән һәм фаҗига якынлашкан илдә яшәүче ике малай язмышы күрсәтелә . Үзгәреш җиле аларның икесен ике якка очырта. Әмир һәм Хәсән тормышы нәрсә белән тәмамланыр? Бу турыда спектаклне карап белерсез.
29 нчы декабрьга кадәр «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.
11 октябрьдән башлап Милли музейда «Сания» беренче татар операсы куелуына 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды. Операга кагылышлы фоторәсемнәр, афишалар һәм спектакль программалары белән биредә якыннанрак тынышырга мөмкин.
Язучы, тәрҗемәче Шәриф Камал яшәгән, иҗат иткән музейга чакырабыз. Биредә татар әдәбияты классигының шәхси әсбаплары күрсәтелгән. Язучы Әлеге йортта 1928 елдан 1942 елга кадәр яшәгән. 1950 нче елда йорт- музей исемен йөртә башлый.