Мәгълүм булганча Россия президенты Владимир Путин быелгы елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте. Шул уңайдан республикабызда да мәгариф өлкәсендә төрле чарлар оештырылып тора. Киләсе видеоязмабыз да укытучылар нәселе турында. Бикмулинар гаиләсе Буа районының Яңа Чәчкап авылы
нда яши. Аларның гомуми педагогик стажы 300 елга якынлаша. Нәселле укытучылар гаиләсе белән Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин да очррашты.
Бикмуллиннарның өе еш кына педагогик киңәшмәне хәтерләтә. Мәктәптәге хәлләрне сөйләшәләр, заманча мәгарифне үткән вакыттагы белән чагыштыралар. Бу гаиләдә берничә буын педагоглар яши. Чишмә башы иң өлкәне Нурания апдан башлана. Аның нәселендә дә укытучылар күп була. Нурания апаның педагогик стажы 34 ел тәшкил итә.
Кызганычка каршы, иртә дөнья куйган гаилә башы Даян абый да укытучы була. Яңа Чәчкапта беренче булып югары уку йортын тәмамлый ул. Мәктәптә тарих, татар теле, рус теле дәресләре укыта. Бүген аның юлын кызы Гүзәл лаеклы дәвам итә. Ул дөрес һөнәр сайладым, дип саный.
Бикмуллинарның мәрхүмә олы кызлары да укытучы булган. Ә менә төпчекләре Рөстәмнең педагогия өлкәсенә килү юлы ураурак була. Егет иң элек техучилище, аннары элемтә техникумы тәмамлый. Соңрак Казан педагогия институтында укый һәм белем бирергә керешә.
Рөстәм Бикмуллин бүгенге көндә Яңа Чәчкап мәктәбенә җитәкчелек тә итә. Аның тормыш иптәше Наилә дә балалар укыта, балалары да укытучы булырга әзерләнә. Шул рәвешле Бикмуллиннар укытучы һөнәрен буыннан буынга мирас итәләр.
Рөстәм Әхмәдуллин, Кайрат Дәүләтбаев, Татарстан яңалыклары, Буа райны.