Шахмат уены бүген дә популярлыгын югалтмый — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Шахмат уены бүген дә популярлыгын югалтмый

13.10.2023
Шахмат уены бүген дә популярлыгын югалтмый

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте — кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Түбән Кама районында да — зур вакыйга- балалар өчен шахмат һәм бокс клубы ачылды. Аның җитәкчесе — Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы, Раил Әсләмов әйтүенчә- балалар өчен мондый заманча, уңайлы, файдалы үзәк булдыру күптәнге хыялы иде . Тантаналы чарадан Түбән Камадагы хәбәрчебез Албина Вәлиева реопртажы.

Новости СМИ2

Башны эшләтә торган уен башланды. Раил Әсләмов кечкенә шахматчы белән көч сынаша. Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы балалар өчен клуб булдыру теләге белән күптәннән янып йөри – бүген, ниһаять, хыялы чынга ашты.

Мондый композиция Түбән Камада гына түгел, бөтен Татарстанда да юк. Өстәлләр, урындыклар, шахмат фигуралары – барысы да кулдан ясалган. Аның авторы — Фернат Хәлилулин. Казан остасы белдерүенчә, Раил Әсләмовның идеясен тормышка ашыру өчен дүрт ай вакыт китә.

Клуб Кайманов урамындагы 9 адресы буенча урнашкан. Анда 21 нче микрорайонда яшәүче балалар йөриячәк. Аларны шахмат уйнарга Альбина Шәвәлиева өйрәтә. Тренерның эш стажы – 23 ел. Аның сөйләвенчә, шахмат клубына 6 малай һәм 6 кыз йөри. Дәресләр атнага өч тапкыр – сәгать ярым дәвамында бара. Барысы да – түләүсез.

Бокс буенча дәресләрне Рамил Ибраһимов алып барачак. Аның да эш тәҗрибәсе зур. Хәзер балаларны яздыру бара. Яшь категориясе – 7 яшьтән тугызга кадәр.

Новости СМИ2

Бәйрәмне җирле артистлар чыгышы бизәде. Махсус кунак — Резедә Шәрәфиева. Татарстанның халык артисты килгән кунакларны танылган җырлары белән сөендерде.

Клуб җитәкчесе Раил Әсләмовның планнары зурдан. Киләчәктә балалар өчен куркынычсызлык буенча дәресләр оештырырга тели – моның өчен янгын сүндерүчеләр, экологлар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ инспекторларын чакырачак.

Альбина Вәлиева, Булат Әбделманов, Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Түбән Кама районында махсус хәрби хезмәттәгеләргә яшеренү челтәрләре үрәләр

Түбән Кама районында махсус хәрби хезмәттәгеләргә яшеренү челтәрләре үрәләр

Кабан күле аша күперне Рөстәм Миңнеханов ачты

Рөстәм Миңнеханов юл хуҗалыгы тармагын икътисад өчен иң мөһим өлкәләрнең берсе дип атады

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте

Татарстанда 2023 елның 9 аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалды

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+