Безнең Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 15 нче республика конкурсының финал өлешенә кадәр санаулы сәгатләр калып бар. Бу минутлар Алексеевск раойнында бөтен республикадан иң яхшы яшьләр экипажлары җыелуын дәвам итә.
Ачылу тантанасыннан соң яшь комбайнчыларга теорияне буенча сорауларга җавап бирергә кирәк була. Аннары финалистлар практик күнекмәләр күрсәтә. Хөкемдарлар коллегиясе, барлык нәтиҗәләр буенча йомгак ясый.
Ә инде 14 нчее октябрдә безнең Татарстан телерадиокомпаниясе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Казан аграр университеты ярдәмендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза. Шул вакытта урак алдынгыларының республика яшьләре арасында исемнәре дә билгеле була.