Алдынгылар хәрәкәте. Әлеккеге октябрятлар, пионерлар, комсомоллар берләшмәләренә тупланган укучы яшьләр бүген шушы исем астында төркем булып актив тормыш белән яши. Республикабызда алдынгылар хәрәкәте Россиядә беренчеләрдән булып оешты. Бу хәрәкәт әле бик яңа, эшчәнлегенә 1 ел да юк. Әйтергә кирәк, 2022нче елның 18нче декабрендә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм дөньяга карашын формалаштыру максатларында булдырылды. Шушы көннәрдә генә Саба районы урта мәктәбендә “Алдынгылар хәрәкәтенә”багышлау тантанасы булып узды.
Фикердәшләр командасы белән хыялга таба атлавы җиңелрәк. Беренче һәм иң ышанычлы адымны егет-кызлар беренчеләр хәрәкәтендә ясый. Алар безнең илдә бердәнбер. Чөнки алар алдынгылар.
Саба районының 22 белем бирү учреждениесендә 150 баланы үз эченә алган алдынгылар хәрәкәтенең беренчел бүлекчәләре эшләп килә. Тантанада сәламләү сүзен Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина һәм район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җиткерде.
Алга таба әйдаманнар уртак максат белән берләшкән ышаныч түгәрәге барлыкка китерде. Егет-кызлар бер-берсенә Алдынгылар хәрәкәтенең максатын һәм кыйммәтләрен уртаклашып, кечеләргә үрнәк, өлкәннәргә терәк булырга, белемгә омтылырга, буыннар чылбырын дәвам итәргә, Ватанга хезмәт итәргә вәгъдә бирде.
Хәрәкәтнең остазлары, җитәкчеләр дә аларга Беренчеләр хәрәкәте тамгасын такты. Бу балалар һәм өлкәннәрне берләштерүче команда. Дуслык, элемтә, бердәмлек символы булган беләзек тә тапшырылды.
Киләчәк актив яшьләр кулында. Максат билгеле. Аннан тайпылмаска гына кирәк.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова, Рөстәм Хәлилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.