Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллинаның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Онытылыр димә” дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Чарада күренекле артистка белән күп еллар бергә эшләгән Тинчурин театры коллективы, иҗатташ дуслары катнашты, аңың иҗатына багышланган күргәзмә эшләде.
Тинчурин театрына килеп керү белән тамашачыларны Тәслимә Фәйзуллинага багышланган күргәзмә каршы ала. Әлеге фотографияләр шәхеснең иҗат юлын чагылдыра, узеннән – үзе Тәслимә ханым эшләгән чор күз алдына килеп баса.
Тәслимә Фәйзуллина Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, театр училищесында укыта. Аның укучылары арасында – театрыбызның әйдәп баручы артистлары бар, шуларның берничәсе үз истәлекләре белән уртаклашты.
Тәслимә Фәйзуллина сәхнә аша кеше мәхәббәтен яулый. 47 ел театрга хезмәт итә, шул еллар дәверендә шактый танылган спектаклләрдә төрле рольләр башкара. Шул уңайдан искә алу кичәсендәтамашачылар өчен Тәслимә Фәйзуллина сәхнәлештергән «Утка очкан күбәләктәй…» спектакле тәкдим ителде.
ДИНӘ НӘҖМЕТДИНОВА, ЛЕНАР ХАБИБУЛЛИН.