Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга хәзер барлык ватанпәрвәр карашлы россиялеләр ярдәм итәргә омтыла. Һәм беренче чиратта, аларга туганнары һәм якыннары зур ярдәм күрсәтә. Аларның хатыннары гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә. Теманың дәвамы алдагы язмада.
Әтисе сугышчан бурыч үтәгәндә кечкенә Амелия озаклап аның фотоларын һәм мактаулы бүләкләрен карап утырырга ярата. Шулай гаилә башлыгы яраткан хатыны һәм кызы белән янәшә кебек тоела.
Махсус операция зонасында Маринаның ире инде елдан артык. Контракт буенча хезмәт итәргә китә. Беренче тапкыркиткәндә хатыны дүртенче ай авырлы булган. Иң зур шатлык — кызының тууына иренең беразга өенә кайтып килүе. Ә аннары ул яңадан үзенең сугышчан иптәшләре янына китә. Чын ир һәм Ватаныбызның патриоты буларак , ул бүтәнчә булдыра алмады, ди Марина. Бу вакытта хәрби операция зонасына җылы хатлар һәм үсеп килүче кызчыкның фотолары бара, ә бәби «әнисе өчен» дә, «әтисе өчен» дә ашый. Ул көннән-көн шуграк, акыллырак була бара. Шулай ук, сугышчыларга гуманитар ярдәм һәм хатыннары, аналарын һәм сеңелләре бәйләгән яклау челтәрләре бара. Бу челтәрләр догалар белән бергә үрелеп бәйләнгән.
Батальон сафына Ватаныбызның язмышына битараф булмаган, батырлык күрсәтергә әзер булган һәркем керә ала. Мәгълүматны контракт хезмәтенә кабул итү буенча «Батыр» үзәгендә табарга була. Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли. Хәрби хезмәткә контракт төзергә һәм барлык документларны бер тәүлек эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Сорауларга бердәм 117 номерлы телефон аша җавап бирәләр, мәгълүматны махсус төзелгән Татарстан геройлары порталында да алырга мөмкин. Бер ай эчендә ирекле сугышчылар сафын 38 мең кеше тулыландырды. Исегезгә төшерәбез, контракт төзегәндә, ай саен 204 мең сумнан башлап акча түләнә, шулай ук бер тапкыр 195 мең сум бирелә.
Миләүшә Гыйльфанова, Инна Данилова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.