Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россиянең эчке су юллары буйлап тиз йөрешле транспортта пассажирлар ташуның торышы һәм аны үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Россия транспорт министры Виталий Савельев үткәрде.Татарстан Рәис билгеләп үткәнчә, республика ярдәме белән ташулар беркайчан да тукталмады, моның өчен акча төбәк бюджетында каралган иде, дип ассызыклады ул. Яңа причаллар төзелә, гамәлдәге флотны төзекләндерү эшләре алып барыла, быел Яшел Үзәндә төзелгән өч яңа судно яңартылган. Республика Рәисе хәбәр иткәнчә, 2025 нче елда елга транспортында пассажирлар йөртүне 500 мең кешегә җиткерү», планлаштырыла. Ул шулай ук Татарстан башка төбәкләр белән дә елга элемтәсен үстерергә әзер дип белдерде.