Башкалабыз Казанның Назарбаев урамындагы Кабан күле аша күпер ачылды. Аның ачылышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Объектны вакытыннан алда тапшырдылар, гәрчә – күпергә алтмыш ел дәвамында буберенче реконструкия булуга карамастан. Теманы дәвамы- адагы язмада.
Күперне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ачты.
Яңартылган күпердә моңа кадәр булган алты буй юлга тагын икене өстгәннәр, транспорт хәрәкәте тизлеге сәгатенә 70 кмга кадәр артты.
Күперне ачу һәм җәяү йөрергә яратучылар өчен дә вакыйга — белгечләр җәяүлеләр зоналарын киңәйтте, ә велосипедта йөрүчеләр өчен — күл ягыннан юл салынды.
Күперне төзәтүгә алынганчы күп кенә проблемалар калкып чыга, полосаларны ремонтка ябалар, юлның бу өлешендә һәрвакыт бөкеләр була. Дүрт ел элек аны авария хәлендә дип таныйлар. Бер ел элек биредәге хәрәкәтне бөтенләй туктатып күперне тулысынча төзекләндерүгә ябалар.
Күпер әле 2024нче елда гына ачылырга тиеш иде, ләкин эшчеләр һәм төзүчеләр халыкка уңайлык тудыру өчен тәүлек буе эшли. Төзүчеләр сүзләренчә — күпер әле бик озак хезмәт итәчәк.
Алия Галиуллина, Анастасия Аксёнова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.